Вазадагы розалар шиңмәсен дисәң

Бәйрәмгә бүләк ителгән розалар озак шиңмәсен өчен, берничә киңәшне үтәргә кирәк.

Вазадагы розалар шиңмәсен дисәңВазадагы розалар шиңмәсен дисәң
Вазадагы розалар шиңмәсен дисәң

Вазага куяр алдыннан чәчәкнең сабагын кыйгач итеп кисегез. Болай сабакның суга туену урыны зурая. Розага озынрак ваза сайларга тырышыгыз, аңа җылы (35-40 °C тирәсе) су агызыгыз. Суга 1 төймә аспирин һәм 1 аш кашыгы шикәр комы салыгыз. Суга кереп торган урыннан сабагындагы энәләрен сындырып, яфракларын өзегез. Розаны үтәли җилдән ераграк урынга куярга кирәк. Көнгә ике тапкыр пульверизатордан су бөркегез.

Роза үз янында башка чәчәкләрне өнәми. Вазада үзе генә торганда, ул озаграк сулмаячак. Якын-тирәдә өлгергән җиләк-җимешләр булмаса да яхшы. Алар этилен газы бүлеп чыгара, ул исә розаларны сулдыра.

 

Чыганак: "Файдалы киңәшләр".

Вазадагы розалар шиңмәсен дисәң
Вазадагы розалар шиңмәсен дисәң
Автор:
Читайте нас