Караҗимеш сөякләрне ныгыта

Олы кешеләргә ул бигрәк тә файдалы. 

Караҗимеш сөякләрне ныгытаКараҗимеш сөякләрне ныгыта
Караҗимеш сөякләрне ныгыта

Караҗимешнең кеше сәламәтлеге өчен файдасы күп булуы билгеле. Киптерелгәне глюкозага, фруктозага, органик кислоталарга, клетчаткага бай. Шулай ук, анда минерал матдәләр — натрий, калий, кальций, фосфор һәм тимер күп. Бу язмада без исә аның сөякләргә никадәр файдалы булуы турында язабыз.

Олыгайган саен сөякләр нечкәрә һәм тиз сынучанга әйләнә. Шуңа күрә, картлыкта да йөгереп йөрү өчен, сәламәтлек турында алданрак кайгырта башларга кирәк.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, көн саен ун данә кара җимеш ашаган кешенең сөякләре ныгый, аларның минераль тыгызлыгы яхшыра, нәтиҗәдә сөяк массасы югалуы туктала. 

Алты ай дәвамында даими рәвештә кара җимеш куллансаң, уңай нәтиҗәсе нык сизеләчәк. Чөнки кара җимеш эчәклек микрофлорасын яхшырта, шуңа күрә бөтен организмда ялкынсыну кими. Шул рәвешле сөяк тыгызлыгына йогынты ясый торган җимергеч стресс та азая.

Чыганак: "Сәламәтлек" ТГ каналы,

Фото: Ясалма интеллект.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас