

Аның өчен кирәк булачак: 1 стакан кефир (3,2%), 3 йомырка, 1 стакан шикәр, 2 стакан он, 3 аш кашыгы какао, 3 аш кашыгы эретелгән атланмай, лимон согы белән "сүндерелгән" бер чәй кашыгы сода һәм пычак очында тоз.
Иң беренче чиратта он белән какаоны кушыгыз. Йомырканы шикәр белән бутагыз, аңа бер стакан кефир, 3 аш кашыгы атланмай өстәгез. Һәм шушы массага әзерләнгән он һәм какао катнашмасын кушып, барысын да яхшылап болгатырга, "сүндерелгән" сода һәм тоз салырга кирәк булыр.
Алга таба бу массаны майланган формага агызырга, төбенә пергамент җәелгән, һәм 25-30 минут духовкада, 200 градуста пешерергә. Әзер бисквит салырга һәм тулысынча суынганчы көтәргә.
Крем: 200 грамм 20 процентлы каймак плюс 200 грамм 40 процентлы каймак, 1 ⁄ 2 стакан шикәр комы. Кашыктан агып чыкмасын өчен, барысын да әзер булганчы болгатырга.
Суынган бисквитны урталай кисәргә.
Бисквиттагы бушлыкларны тутыру өчен, кремны сөртеп, өске һәм аскы коржларны майлап алыгыз. Бисквитка крем сеңдерергә (якынча 30 минут), аннары ике яртысын да бөкләргә кирәк һәм тортыгыз әзер.
Тәмле булсын! Рәхәтләнеп, гаиләгез белән бергә чәйләр эчәсе генә кала хәзер!