

Андый урыннарда кортларның бер чәчкәдән икенчесенә кунып, иртәдән кичкә кадәр табыш җыюларын күрәсең. Ояларга нектар кайтару арта. Умарталарда үрчем сизелерлек ишәя. Корт оялары тазартылып, запас азык белән тулыландырып, кирәксә, бераз гына киңәйтеп эш биргәннән һәм җылытылганнан соң артык еш бимазалау ярамый. Ләкин, умартаны тазартканда, гаиләнең көчсезлеген сизеп калган очракта, аннан артык рамнарны алып кую зыян итми. Бәлки көчле дип исәпләнгән башка умартаңнан (семьядан) ябылган үрчемле берәр рам бирергә кирәктер. Анысы бу гаиләгә зур ярдәм булыр. Кортлар аларны тәрбияләп үстереп чыгарыр да, семья куәтләнеп китәр. Кирәксә, башка гаиләләрне көчәйтү турында да уйларга туры килер.
Кайбер елларны май салкынрак килүчән. Кортлар артык интенсив очалмаска мөмкин. Клен, сәрби, тал, каен һ.б. агачларда табыш булганда яңгыр ява, кортларның очуын авырлаштырган көчле җилләр исүчән. Андый вакытларда запас азык әкренрәк тулылана. Менә шундый чакларда, әгәр былтыр калдырылган баллы рамнарың җитәрлек түгел икән, шикәр сиробы бирү дә ярап куя. Тик аны да артык күп ашату киңәш ителми.
Яланда чәчкәләр азаеп, табыш кимүгә таба китә икән, чит кортларның көчсезрәк умарталарны талый башлавы күзәтелә. Мондый чакта умартачы саклык чаралары күрә.
Вакыт уза тора. Әле бер үлән чәчкә ата, әле – икенчесе. Кортлар андыйларны эзли, таба. Аларга табыш кирәк бит. Сливалар чәчкәләнә башлауга бал кортлары шунда ук килеп җитә. Агач янына килеп тыңласаң, күңелле гөжләүләре ачык ишетелә. Озак та үтми чияләр ап-ак чәчкәгә төренә. Кортларга тагын да табыш арта. Алар моны да онытмый. Чәчкәләрдәге бал исен әллә каян ук сизеп, килеп тә җитәләр Ул арада алма агачлары да бал кортларын үз яннарына чакыралар. Шулай итми, кортлар аларның чәчкәләрен серкәләндерә бит. Яхшы серкәләнгән алма агачлары уңышны күбрәк бирүчән. Иген культураларын, чәчкә атучы башка үсемлекләрне вакытында аталандырып, бал кортлары авыл хуҗалыгына бик зур, бәяләп бетергесез, файда китерә. Шуңа да умартачылар аларга үзвакытында ярдәм күрсәтергә, кирәкле чараларны үтәргә тиеш. Семьяларны киңәйтеп, көчәйтү турында да истән чыгармаска кирәк. Бу урында да шуны әйтеп, исегезгә төшерү кирәктер, яшь, көчле Инәләр елның бу мизгелендә ояда йомырканы күбрәк сала. Кортлар алда булачак табыш сезонына семьяны көчәйтү чарасын күрә. Гаилә никадәр куәтле, эштә катнашучылар да шулкадәр күп була бит. Кортлар бу хакта алданрак уйлый. Алар эшне озакка сузуны яратмый. Монысы бер.
Үрчем артык күбәеп китә, ояда яшәве, эшләве өчен шартлар тыгызлана икән, нигә семьядагы тик ятканнарны яңа урынга чыгармаска? Оя стеналарында, тышкы летокта көн буена сырып яткан кортлар үзләре дә моннан башка урынга китү ягын чамалый. Бал кортлары эшсезлекне, ялкаулыкны яратмый. Тик командир гына кирәк. Ансыз яшьләр китәргә ашыкмый. Андый семьяларның ничек эшләвенә дә игътибар кирәк, әлбәттә. Я, урын булса, ояңны киңәйтеп, яңа кәрәзләр ябештерелгән рамнар бир. Барлык кортлар да кәрәзне үстерергә әзерләнсен. Яки көчле гаиләңне уртага бүл дә, санын арттыр. Тик бүленгән семьяңа Инә бирергә онытма. Ә инде алай бүлергә кулыңнан килми икән, умартаңнан яңа күч аерылып чыгуын күзәт тә, җыеп алып, әзер умартаңа яп. Май аенда, магазин куеп, мондый мәшәкатьләрдән котылырга артык ашыкмыйм. Май-июнь айларында кортларның үзләренә кышлык запас азык җыйдырам.Чөнки чәчкә балы кортларга сыйфатлы азыклардан санала. Кышлату сезонында кортлар мондый балны ашап бик чирләми, эчләре китми. Умарталарның аскы катындагы рамнарда бал сезонга җитәрлек тулгач кына магазиннар куя башлыйм. Бу хакта алда сөйләнер, әлегә кыскача гына әйтеп киттем.
Шуны да онытмаска киңәш итәбез, урта урыс токымлы корт күчләрен иртәрәк, май азагында, июнь ае башында ук чыгара башларга мөмкин. Әзер булырга кирәк. Яңа умарталарга ябарга уйлыйсың икән, май аенда ояларны әзерлә. Көне җиткәнне көтмә, кәрәз ябештерелгән рамнарың, алар өстенә җәяргә чүпрәкләр, тегелгән мендәрең запаста торсын.
Без күч сырырлык тоткычларны май аенда ук агачларга, башка махсус урыннарга элеп куябыз. Разведчиклар аларга килә һәм ияләшә торалар. Аларның берничә ел элек ясалганнары да, яңалары да бар.
Әгъдәл Низаевның "Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү" китабыннан.