Файдалы киңәшләр
25 апрель 2025, 14:39

Күзләребезне кояштан саклыйк!

Күпләр аңа игътибар итми.

Күзләребезне кояштан саклыйк!Күзләребезне кояштан саклыйк!
Күзләребезне кояштан саклыйк!

Язның якты кояш нурлары күзләр өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Шулай дип раслый табиб-офтальмолог Виктория Баласанян.
Ультрашәмәхә нурланыш күзләрдә катаракта һәм макуляр дегенерация чирләре көчәюенә китерүче төп сәбәпләрне берсе. Шуңа күрә табиб белдерүенчә, кара күзлек кимичә күзнең мөгез катламына зыян килүе өчен язгы кояш нурлары астында бер сәгать йөрү дә җитә. Моның беренче билгесе күзләргә ком кергән сыман булу һәм күпләр аңа игътибар итми.
Кояш нурларыннан саклаучы күзлек кимичә даими рәвештә кояш астында булу 40 яшьтә үк катаракта чирен китереп чыгарырга мөмкин. УШ-нурлары күз ясмыгына зыян сала һәм аны тонык элпәгә әйләндерә, күзнең челтәр катлавында яктылыкка сизгер күзәнәкләр зарарлана. Шул ук вакытта УФ-фильтрсыз кара күзлек күзләргә тагын да зуррак зыян салырга мөмкин, чөнки күз караясы зурая һәм аңа зыянлы нурланыш күбрәк эләгә. Күзләрне саклау өчен УФ-фильтрлы күзлек сайларга һәм киңкырлы баш киеме кияргә киңәш итә офтальмолог.

Фото: stock.adobe.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас