Файдалы киңәшләр
19 апрель 2025, 11:35

Икмәкне дөрес саклыйсызмы?

Дөрес сакламаганда, ипи бик тиз күгәрә. 

Икмәкне дөрес саклыйсызмы?Икмәкне дөрес саклыйсызмы?
Икмәкне дөрес саклыйсызмы?

Аз гына күгәрек билгесе булган ипи дә сәламәтлеккә зыянлы. Ул сулыш юллары, кан, ашказаны-эчәк авырулары, хәтта яман шеш барлыкка китерә ала. Күгәреккә каршы көрәшеп булмый, мондый ипине кулланырга ярамый.

Ипине полиэтилен пакетта сакламагыз. Пакетта сатылган ипине өйгә кайтуга кабыннан алырга кирәк. Пакетка һава керми, күгәрек барлыкка килергә шартлар яхшыра.

Ипи савыты агач булырга тиеш. Иң яхшысы — каен тузы, анда ипи күгәрми. Мондый савытыгыз булмаса, капкачы ябыла торган коры чиста эмаль кәстрүлдә тотарга мөмкин. Ипи савытын сабынлы су белән юып, корытып сөртергә һәм җилләтергә кирәк.

 Ипи савыты исләнсә, марля капчыкка коры гәрчич салып куярга була. Ул артык дымны, исне үзенә сеңдерә, күгәрек спораларын үтерә.

Беркайчан кара ипи белән агын бергә сакламагыз. Болай ипи тизрәк искерә, күмәчкә арыш ипие тәме сеңә.

 

Чыганак: «Файдалы киңәшләр» төркеме.

Икмәкне дөрес саклыйсызмы?
Икмәкне дөрес саклыйсызмы?
Автор:
Читайте нас