Файдалы киңәшләр
11 апрель 2025, 05:20

Тарталеткадагы тәмнүшкәләрне яратасызмы?

Кунакка  барсак, я кафега кереп утырсак, иң беренче чиратта күз тәмле-тәмле кабымлыкларга төшә.

Тарталеткадагы тәмнүшкәләрне яратасызмы?Тарталеткадагы тәмнүшкәләрне яратасызмы?
Тарталеткадагы тәмнүшкәләрне яратасызмы?

Дуслар, кунакка  барсак, я кафега кереп утырсак, иң беренче чиратта күз тәмле-тәмле кабымлыкларга төшә, шулай бит?

   Хәзер тарталеткадагы тәмнүшкәләр модада. Тарталетка үзе кибеттә сатыла, ә менә эченә нинди тәмнүшкә салырга, монысын үзегез хәл итәсез инңе. Без сезгә аның ике вариантын тәкъдим итәбез.

  Шулай итеп, тарталеткалардан кабымлык:

1.Чи кишер, каты сыр, пешкән йомырка, берничә тырнак сарымсак. Барысын да вак кыргычтан кырырга, майонез кушарга, тарталеткаларга тутырырга.
2. Краб таякчыклары, консервадагы кукуруз, пешкән йомырка, кыяр, колбасаны вак итеп шакмаклап турарга, тоз, майонез салып болгатырга, тарталеткаларга тутырырга.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас