Файдалы киңәшләр
10 апрель 2025, 14:58

Ничек базар сатучыларыннан рассада алганда алданмаска?

Базарда рассада сайлап алганда кайбер мөһим кагыйдәләрне истә тоту кирәк. Чөнки сыйфатсыз үсенте соңыннан уңышка начар йогынты ясарга мөмкин. Менә кайбер файдалы киңәшләр:

Ничек базар сатучыларыннан рассада алганда алданмаска?Ничек базар сатучыларыннан рассада алганда алданмаска?
Ничек базар сатучыларыннан рассада алганда алданмаска?
  1. Үсентенең тышкы кыяфәтенә игътибар итегез

Яфраклар яшел, сау-сәламәт булырга тиеш. Саргайган, корыган, таплы яфраклар – авыру билгесе булуы ихтимал. Сабак (сабакның төсе һәм калынлыгы): артык нечкә, бөкрәйгән, озын сабак – “сузылган” үсенте, ул зәгыйфь була. Тамыр системасы (әгәр күрергә мөмкин булса): аксыл, күп булырга тиеш. Кара, черек тамырлар – начар билге.

  1. Кояшта үстерелгәнме, парниктамы – сорашыгыз

Кояшта чыныккан үсенте парниктагысыннан көчлерәк була, аны җиргә күчергәндә стресс азрак була.

  1. Утыртуга әзерме – кара

Рассадада 4-6 яфрак булырга тиеш, бу аны утыртуга әзер дигән сүз. Ботакланып киткән, чәчәк аткан үсенте артык "өлгереп киткән" булырга мөмкин.

  1. Сатучыны тикшер

Бер үк сортны берничә сатучыдан карагыз – бәясе, кыяфәте һәм сорт исеме туры киләме?  Ышанычлы, ел да шул ук урында сату итүче кешеләрдән алу яхшырак.

  1. Сортлар турында белешегез

Сорагыз: бу сорт иртә яки соң уңыш бирә торганмы? Чамалы уңыш яисә мул итеп бирәме? Авыруларга чыдаммы? Бакча-ындырыгызда нинди туфрак? Сезнең җирдә үстерү отышлымы?

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Ничек базар сатучыларыннан рассада алганда алданмаска?
Ничек базар сатучыларыннан рассада алганда алданмаска?
Автор:
Читайте нас