Файдалы киңәшләр
8 апрель 2025, 13:29

Бал кортларыгыз чирләмиме? Аларны бушлай тикшертә аласыз

Күчмә лабораториянең кайчан кайсы районнарда эшләячәге билгеле. 

Бал кортларыгыз чирләмиме? Аларны бушлай тикшертә аласызБал кортларыгыз чирләмиме? Аларны бушлай тикшертә аласыз
Бал кортларыгыз чирләмиме? Аларны бушлай тикшертә аласыз

8 апрельдән Башкортстанда бал кортларының авыруларын диагностикалау һәм республика умартачыларының балын тикшерү өчен күчмә ветеринария лабораториясе эшли башлады.

Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясенең күчмә ветеринария лабораториясе инде җиденче ел рәттән эшли. Ул бал кортлары авыруларына, атап әйткәндә, вируслы, инвазион һәм бактериаль инфекцияләргә тикшеренүләр үткәрә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел тикшеренүләр дәүләт йөкләмәсе кысаларында беренче тапкыр бушлай үткәрелә.

Күчмә лаборатория эшен бүген Бөрҗән районының ветеринария станциясендә башлады, анда Бөрҗән, Әбҗәлил, Белорет һәм Баймак районнары умартачыларыннан материаллар кабул итәләр. Иртәгә, 9 апрельдә, мобиль лаборатория Күгәрчен районына күчә. Аннары ул 11 апрельдә – Әлшәй районында, 15 апрельдә – Нуриман районында, 17 апрельдә – Мишкә районында, 18 апрельдә – Борай районында һәм 22 апрельдә Салават районында эшләячәк.

Бу районнар белән күрше муниципалитетларның умартачылары да түләүсез хезмәт күрсәтүгә исәп тота ала, диләр республиканың Ветеринария буенча дәүләт комитетында.

Тикшеренүләр өчен үлгән бал кортлары (подмор), бал кортлары үрчеме (расплод)  һәм бал таләп ителә. Үзең белән умарталык паспорты булырга тиеш. Тикшерү нәтиҗәләрен умартачылар проба тапшырганнан соң 10 көн эчендә ала алачак.

Булат Тимергалиев фотолары. 

 

Бал кортларыгыз чирләмиме? Аларны бушлай тикшертә аласыз
Бал кортларыгыз чирләмиме? Аларны бушлай тикшертә аласыз
Бал кортларыгыз чирләмиме? Аларны бушлай тикшертә аласыз
Бал кортларыгыз чирләмиме? Аларны бушлай тикшертә аласыз
Бал кортларыгыз чирләмиме? Аларны бушлай тикшертә аласыз
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас