Яратабыз да инде без аны! Тик күбрәк кибеттән сатып алып кына ашыйбыз. Ә бит файдалы да, шифалы да прәннек әзерләүнең берние дә юк, дуслар. Бүген аны кабак белән пешерик әле.
Кирәгә: 1,5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан үсемлек мае, 2 йомырка, 1 аш кашыгы корица, 1 чәй калагы төелгән кәнәфер, 1,5 чәй калагы чәй содасы, 0,5 стакан төшсез йөзем, 2 стакан он һәм 2 стакан кыргычтан үткәрелгән кабак.
Башта шикәрне май белән катнаштырырга, аннан йомырка, сода, корица, кәнәфер, йөзем һәм онны өстәп яхшылап болгатырга. Бик тыгыз камыр килеп чыгачак. Менә шуңа кабакны өстәргә һәм болгатырга кирәк. Хуш ис бирү өчен ванилин яки кырылган әфлисун яки лимон кабыгы кушарга мөмкин.
Ниһаять, табаны майлап, сохари сибәбез дә, камырны шунда салып, духовкага куябыз. Моны вак-вак түгәрәкләр итеп тә, зур бер прәнник итеп тә әзерләргә мөмкин.
Үзебез әзерләгәнгә җитәме соң!
Фото: bogorodsk-pryanik.ru