Барлык яңалыклар
10

Төнгә каршы җиләк-җимеш ашарга ярыймы?

Бу сорауга табиб-диетолог җавап бирә.

Автор фотосы
Автор фотосы

Җиләк-җимешнең файдасы турында барыбыз да беләбез. Алар витаминнарга, минералларга һәм антиоксидантларга бай.

Ә менә җиләк-җимешләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ашарга ярыймы? Бу сорауга Уфа табибы – терапевт, диетолог һәм нутрициолог – Арина Мамина җавап биргән. Аның әйтүенчә, җимешләрне куллану вакыты организмның үзенчәлекләренә бәйле.

Иртә – рационга җиләк-җимешне кертү өчен идеаль вакыт, чөнки алар җиңел үзләштерелә һәм энергия бирә. Көндез җиләк-җимешләр энергия дәрәҗәсен саклый торган тиз һәм җиңел үзләштерелә торган ризык була ала. Кичен исә алар десертларны алмаштыру мөмкинлеге бирә. Аеруча киви яки груша кебек клетчаткага бай җимешләргә өстенлек бирү яхшы.

Әмма ашазаны-эчәк проблемалары булган кешеләргә кичләрен әче һәм цитрус җимешләрен ашамау хәерле, ди диетолог.

Гомумән, иң мөһиме – һәркем үз организмын тыңларга өйрәнергә тиеш, дип киңәш итә ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: