Файдалы киңәшләр
27 март 2025, 11:25

Бу ризыкларны ашарга кирәк

Атнасына бер-ике тапкыр кулланырга киңәш ителә.

Бу ризыкларны ашарга кирәкБу ризыкларны ашарга кирәк
Бу ризыкларны ашарга кирәк

Атнага бер булса да ашарга киңәш ителә торган ризыклар исемлеге. Әлбәттә аны тагы да тулыландырырга мөмкин.

*️Майсыз ит һәм балык. Хайван аксымының иң яхшы чыганаклары булып, сыер ите, тавык, күркә һәм диңгез балыгы санала.

*️Кузаклылар. Нут, фасоль һәм ясмык(чечевица) — файдалы үсемлек аксымы һәм тимер чыганагы.

*️Банан. Аларда калий күп, ул йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә булышлык итә.

*️Йомырка. Бу файдалы аксым һәм майлар чыганагы.

*️Сарымсак. Ул ялкынсынуга каршы һәм антибактериаль чара буларак хезмәт итә.

*️Яшеллек. Яфраклы тәмләткечләр - күптөрле витаминнар чыганагы.

*️Авокадо. Җимеш составында файдалы майлар һәм фолий кислотасы бар.

*️Чикләвекләр. Әстерхан, миндаль һәм башка төр чикләвекләр витаминнар, минераллар һәм файдалы майларга бай.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас