Мәкалә
Радий Хәбиров: Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән котлыймРитуаль хезмәтләр бюросы хезмәткәрләре клиент аркасында сугышканЯңа буын китапханәсе яшьләрнең җыелу урынына әвереләШигъри күчтәнәч: Таба исеРеспубликада һава температурасы +15°С кадәр җылыначакРинат Рахматуллинның яшь хатыны җырчы белән акчасы өчен яши?Ураза гаете иртәсенә тәмле тәбикмәк рецептыЯугирләребез янәдән яу кырына кузгалды«Алдынгылар хәрәкәте» вәкиле: «Родные – Любимые» — берләшү мөмкинлегеРадий Хәбиров республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусын карадыОлы Устькин үзәк хастаханәсендә шәп яңалыкБәхет - акчада икән! Уфада «Родные-Любимые» ата-аналар форумы гөрлиИнтернетны сүндергәне өчен үтерә язганнарЧәчегезне еш буйыйсызмы?Таиландта көчле җир тетрәгәнБашкортстанның өч елгасында су күтәрелдеДуван районы башлыгы МХО зонасына ярдәм илттеАпрель аена умартачылар өчен киңәш-табышСәхнә минем тормышым!
Барлык яңалыклар
10

Кәҗә сөтенең файдасы турында нәрсәләр беләсез?

Ул бик күп авыруларны, шулай ук онкологик чирләрне дә җиңәргә булыша. 

Кәҗә сөтенең файдасы турында нәрсәләр беләсез?
Кәҗә сөтенең файдасы турында нәрсәләр беләсез?

Кәҗә сөтендә тимер матдәсе сыерныкыннан 1,5 тапкырга күбрәк, ул өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә.

Сөяк сынганнан соң, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша.

Аллергиядән интегүчеләр кәҗә сөтен курыкмый эчә ала. Анда аллергия китереп чыгаручы альфа-1s-казеин матдәсе юк.

Кәҗә сөтендә лактоза сыерныкыннан 13 процентка кимрәк. Шуңа аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала.

Кәҗә сөте аксымын организм тулысынча үзләштерә.

Кәҗә сөте ашказаны сутының кислоталылыгын киметә.

Ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте кискенләшкәндә файдалы.

Псориаз борчыганда, кәҗә сөтен талгын утта 2-5 минут кайнаталар. Аннан икенче савытка бушаталар. Кәстрүл кырыйларына ябышып калган элпәне зарарланган урыннарга сөртергә була.

Кәҗә сөтендә йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп.

Кәҗә сөте онкологик чирләре булганнар өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганда һәм аннан соң 10-15 көн кәҗә сөте эчәргә киңәш ителә.

Бәлки сез тагын аның башка чирләрдән файдалы булуын беләсездер? Кәҗә сөте белән дәваланганыгыз бармы? Булса, языгыз, файдасы тидеме? 

Чыганак: "Здоровье" ТГ каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: