-2 °С
Болытлы
Әгәр ютәл белән интегәсез икән, бер даруның да файдасын күрмәсәгез, шушы рецептны кулланып карагыз.
Бер стакан сөт кайнатыгыз.
Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 шулкадәр үк бал салырга кирәк.
Аерым савытта йомырка сарысына бал калагының очына гына чәй содасы салып яхшылап болгатыгыз.
Шуннан ике катнашманы бергә кушып эчегез.
Чыганак: "Сәламәтлек" ТГ каналы.
Автор фотосы.