Бүген – табигатьтә көн белән төн тигезләшкән көн.
21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атый. Бу көнне төрки һәм фарсы халкының бер өлеше Нәүрүз бәйрәмен – Яңа елны каршылый. “Нәүрүз” фарсы теленнән “яңа көн” дигәнне аңлата.
Нәүрүз бәйрәме дөньядагы иң борынгы бәйрәм дип санала. Элекке заманнарда Нәүрүз көннәре берәр атнага, хәтта 10 көнгә сузылган. Йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны балалар башкарган. Алар нәүрүз такмагын укып яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Бу бәйрәм бик күп илләрдә үткәрелгән һәм төрле җирдә төрлечә аталган. Японнар аны – “риссон”, кытайлар – “чуньцзе”, славяннар – “масленница”, төрки халыклар – “нәүрүз”, фарсылар – “яңа ел” дип йөрткәннәр.
Әйтүләренчә, бу көн энергетик яктан көчле көн дип санала. Шул сәбәпле, Нәүрүз көненә бәйле төрле фаразлар яшәп килә. Мәсәлән, бу көннәрдә кирәкмәгән иске-москыдан котылу, өйне яхшылап җыештыру, яңа кием яки йорт җиһазы сатып алу, чәч-башны карау, мунча керү кебек эшләр башкару яхшы икән. Шулай ук гафу итү, үткәннәргә бәйле начар хатирәләрне оныту, бурычларны түләп бетерү мөһим.
Борынгы бабаларыбыз Нәүрүз көнендә, җирдән мул уңыш сорап, Ходайга табынганнар, үзләренә имин һәм бәхетле тормыш насыйп итүен теләгәннәр. Шуңа бүген, күңелсез уйларны читкә куеп, яхшы теләк-ниятләрдә булу хәерле.