Мәкалә
«Игелекле ихтыяр кешеләре» Бөтенрусия форумы уздыӘти-әниләр өчен тынгысыз чор башландыУрманчылар урман утыртырга әзерләнә«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул ителә башлады“Стартап трекеры” курсы үз эшен тәмамладыБашкортстан Кытайга тагын көнбагыш мае бирдеЯзгы ташу имин үтәме?Ни өчен апрель шулай атала?Илсөя Бәдретдинова иске агач өйдә яши аламы?Гөлназ Сәфәрова әле яңа гына җир тетрәгән Таиландка ялга киткәнУфа шифаханәсендә МХО яугирләре өчен тернәкләндерү үзәге булдырылачакНефтекама хастаханәсенең балалар хирургиясе бүлегендә ремонт тәмамландыПолиция хезмәткәре "кара" бизнеска ярдәм иткәнМошенниклар йоклап ятмыйАлмаз Юнысовлар гаиләсендә зур шатлыклы вакыйга «Башкортостан геройлары» теркәлергә ашык!Пенсия түләүне кайсы очракта туктатып торырга мөмкиннәр?Линолеум сайлаганда ниләр белеп тору хәерле?Ишембай – спорт дулкынында: Спартакиада гөрләдеГает көнне Фирдүс Тямаевны туганнары ачуландырган
Барлык яңалыклар
10

Файдалы да, туклыклы да

Ясмыкны дөрес пешерә белергә кирәк.

Файдалы да, туклыклы да
Файдалы да, туклыклы да

Ясмык (чечевица) В төркеме витаминнарына, кальций, калий, цинк, фосфор һәм сәламәтлек өчен мөһим булган башка элементларга бай. Әлеге ярманы гарнир да, үзаллы ашамлык итеп тә, әзерлиләр. Салатларга, хәтта камыр ризыкларына кушалар.

Ясмыкны дөрес пешерә белергә кирәк. Бу җәһәттән белгечләр киңәшенә колак салыйк.

                 Күпме пешерергә?

Ясмыкны никадәр вакыт пешүе аның сортына бәйле. Аларның сорты 50 дән артып китә, әмма 6 төре ныграк таралган. Сары һәм кызыл ясмык башкаларга караганда тизрәк пешә — су кайнап чыкканнан соң 15—20 минут. Кара ясмык кайнап чыкканнсоң 40 минутлап, яшеле — 40-45 минут, кызгылт сорысын исә 50 минутка кадәр пешерергә кирәк булыр.

         Пюре, паштет һәм пирог эчлекләре өчен кызыл һәм сары сортлары яхшы булып исәпләнә.  Бу төрләре кабарып пешә, крахмалга әверелә һәм кремсыман йомшак консистенцияле була. Салатлар өчен яшел ясмык яхшырак. Ул формасын югалтмыйча, таралып пешә. Аш, ботка һәм гарнирлар өчен кызгылт-соры  оптималь вариант булып санала. Кара ясмыкны татлы булмаган камыр ризыкларына кушалар.

  Пешерергә әзерләү

 Ясмыкны пешерер алдыннан яхшылап юарга кирәк. Ясмык кузаклылар гаиләсенә караганлыктан, аңарда фитин кислотасы, пектин һәм сапониннар бар. Белгечләр ашказаны-эчәк юллары белән проблемалары булган кешеләргә ясмыкны алдан җебетергә киңәш итә. Яшелен һәм кызгылт-сорысын салкын суда бер-ике сәгать тотып алырга кирәк. Кызылын һәм сарысын суда 10 минут чамасы тотып алу да җитә. Ашказаны-эчәк юллары белән проблема булмаган очракта, җебетеп тормасаң да ярый. Алар көпшәкләр һәм тиз пешәләр.

 Кастрүлгә 1:2нисбәтендә салкын су (бер стакан ярмага ике стакан су), тәменчә тоз һәм тәмләткечләр салыгыз. Уртача утта кайнатып чыгарыгыз. Кайнап чыккач, өстенә җыелган күбекләрне җыеп алыгыз да, утны киметегез. Ясмыкны вакыт-вакыт болгатып, өстенә җыелган күбеген җыя-җыя пешерергә кирәк. Пешеп чыккач, утны сүндереп, капкач каплап куярга кирәк һәм ун минут чамасы шулай томаланып утырсын.

Су урынына итле аш шулпасы да алырга мөмкин. Ул чакта ботка туклыклырак килеп чыгачак. Әзер ярманы ботка рәвешендә бирергә, блендер белән пюре хәленә китерергә дә, салатка яисә яшелчә рагуына өстәргә ярый. Ясмык яшелчә, чикләвек, гөмбә, башка кузаклылар, мәсәлән, ногыт һәм гади борчак белән дә яхшы «дуслаша».

Фото: Pinterest

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: