Барлык яңалыклар
10

Ничек сыйфатлы бал сатып алырга?

Хәзер язгы ярминкәләр шаулап-гөрләп узар. Ә бит кеше организмына бу ел фасылында аеруча витаминнар кирәк.

Ничек сыйфатлы бал сатып алырга?
Ничек сыйфатлы бал сатып алырга?

Бал сатып алучыга бер киңәш:

Чәчкә балы– аксыл сары, карабодайныкы– кызгылт көрән яки коңгырт сары, юкә балы гәрәбә төсендә була.

Төрле катнашмасыз, чиста бал, нинди төстә булса да ( яңа чакта ) үтә күренмәле. Әгәр балга шикәр, крахмал яки башка чит продуктлар өстәлгән булса, ул тонык һәм болганчык була🍴 

✅Чын балны исе буенча да билгеләү мөмкин. Ул бернәрсә белән дә чагыштырмаслык үзенчәлекле хуш исле. Нәрсәдер кушылган бал алай хуш исле була алый.

Әгъдәл Низаев язган «Бал кортлары — безнең дусларыбыз» китабыннан.

Фото: Ясалма фәһем генерацияләде.

Ничек сыйфатлы бал сатып алырга?
Ничек сыйфатлы бал сатып алырга?
Автор:
Читайте нас: