Аны ацетон, бензин, башка скотч яки фен белән дә чистартып була. Ләкин бүген иң гади ысулын тәкъдим итәбез. Суыткычта скотч эзе калса, үсемлек мае шешәсен алыгыз, бинтны май белән чылатыгыз һәм скотч эзе булган урынны ышкыгыз.
Тап горизонталь өслектә булса, бер тамчы май тамызыгыз, аны өслеккә таратып, берничә сәгатькә калдырып торыгыз. Май тапны бөтенләй бетермәсә, һичьюгы клейны эретчәк. Аннары май эзләрен сабынлы су белән чистартырга кирәк була.
Бензин һәм башка эреткечләр скотч эзен тизрәк чистарта, тик исе озакка кала, әле өслекне дә бозарга мөмкин.