Барлык яңалыклар
10

Корбаннар кем?

   Башкортстанда мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләрнең психологик портретын төзеделәр. БР финанс минитры вазифасын башкаручы Светлана Малинская әйтүенчә, алданучыларның уртача яше – 30дан алып 60ка кадәр тәшкил итә.

   “Мошенниклар төрле психологик маневрларга һәм ысулларга бирелүчән кешеләрне, ягъни пенсионерларны яки “Әйе” дияргә әзер булучыларны тиз таный. Аннан инде әңгәмә ялганып китә һәм эш аферистларга акча күчерүгә кадәр барып җитә”,- ди Малинская.

   Исегезгә төшерәбез: 2025 елның 1 мартыннан “Госуслуги”да кредитларалуга үзеңә тыюны теркәргә мөмкин: мәсәлән, кредит теркәү белән бергә, башка банк операцияләрен башкаруга, шул исәптән, акча лимитына да.

   Моннан тыш, хөкүмәт банкларга шикле исәпләргә акча күчерүне 2 көнгә туктатып торырга кушты. 1 сентябрьдән Русиядә эре кредитларга “салкынайту чоры”н кертәчәкләр.   

Фото: blog.giftbaskets.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: