Барлык яңалыклар
10

Балан бәлешенең иң тәмле чагы

Йомырка да, чүпрә дә салырга кирәкми.

Балан бәлешенең иң тәмле чагы
Балан бәлешенең иң тәмле чагы

1 стакан сөт яки кефир, 1 чәй калагы тоз, шул кадәрле сода, ярты стакан тирәсе үсемлек мае, 2-3 калак атланмай һәм он кирәк булачак. Шулар белән камыр баскач, салкынга куеп торабыз. Йомырка да, чүпрә дә салырга кирәкми.

Эчлеккә балан алдан ук әзерләнә. Аны туңдыргычтан алып, 0,5 яки 0,7 литрлы банкага салабыз, ярты стакан чамасы су өстибез һәм томалап духовкада пешереп алабыз. Болай эшләгәндә балан бәлештә тиз пешә, төше дә йомшак була, камыр да артык катып өлгерми.

Камырны җәеп табага салгач, 1 стакан манный белән 1 стакан шикәр комын бутап, яртысын камырга сибәбез. Аннан суын стаканга саркыткан баланны салабыз. Һәм калган манный-шикәр комын сибеп бетерәбез. Балан пешкән суны өстенә сибеп чыгабыз да тиз генә бәлешне ябып, духовкага тыгабыз.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: