+21 °С
Болытлы


Атланмайны өйдә бүлмә температурасында тотыгыз. Өстендә су тамчылары күренсә, ул — маргарин яки үсемлек майлары кушып ясалган.
Чын сөттән эшләнгән атланмай кискәндә, ипигә якканда уалмый. 200 г лы бер кап атланмай 80 сумнан да арзан тора алмый.
Атланмайны ничек тикшерергә? Бер кечкенә кисәк майны 1 стакан кайнар суга салып карагыз. Чын май тигез эреп бетә. Оешып кала икән, ул үсемлек майлары кушып ясалган арзанлы продукт.
Чыганак: «Файдалы киңәшләр» төркеме.