Файдалы киңәшләр
7 март 2025, 08:27

Серен белергә кирәк шул!

Бүген джинсы чалбарны балалардан алып әби-бабайларга кадәр яратып кия.

Серен белергә кирәк шул!Серен белергә кирәк шул!
Серен белергә кирәк шул!

Бүген джинсы чалбарны балалардан алып әби-бабайларга кадәр яратып кия. Тик күпләребез аны юуга игьтибар бүлеп тормый. Әгәр джинсыгызны юарга вакыт җиткән икән, менә бу киңәшләргә колак салыгыз, дуслар. Чөнки хәтта иң кыйммәтле, “текә” джинсылар да тиешле кагыйдәләрне үтәмәсәгез, гап-гади чүпрәккә әйләнәчәк...

   Джинсыны кайнар суга җебетергә салмагыз һәм суда 2 сәгатьтән артык яткырмагыз.

   Кара һәм төсле джинсыларны суга бераз аш серкәсе кушып юарга кирәк.

   Аларны кояшта киптерергә ярамый.

   Киемне юганда тискәре ягын әйләндереп, барлык төймә һәм каптырмаларын эләктерегез.

    Джинсыны дымлы килеш кияргә ярамый. Чөнки ул сузылучан, шуңа күрә аның тез башы, я башка бер җире кабарып чыгарга мөмкин.

   Өр-яңа джинсыны юганда, әгәр суга аның төсе чыга икән, борчылмагыз. Төсе чыгу аның түбән сыйфатлы булуын күрсәтми, ә кием артык буяудан арына дигән сүз.

   Юганнан соң кулыгыз белән сыпыргалап алырга онытмагыз – алар йомшаграк, яңарак күренер.

Фото: kulturologia.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас