Хезмәт елларыгыз стажга кереп беткәнме?
Пенсиягә чыгар алдыннан бу мәсьәләгә җитди бер игътибар кирәк. Балалар турында мәгълүмат, эшләгән еллар тулысынча стажга кереп бетмәгән очраклар да ачыклана. Югалган пенсия стажын табу өчен, Социаль фондка яки Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда юрист Иван Соловьевның киңәшләрен искә алырга тәкъдим итәбез.
Пенсия түләүләре күләмен шәхси хисап счетыннан (ИЛС) карап була. Әлеге хисапта иминият стажы, хезмәт хакы, эш бирүче түләгән иминият кертемнәре, пенсия коэффициентлары бар.
Шушы счет буенча хезмәт эшчәнлегенең төгәл булмаган вакытларын ачыкласагыз, Социаль фонд, Дәүләт хезмәтләре яки Күп функцияле үзәк аша хезмәт стажын раслый торган документлар җибәрә аласыз.
Шул ук вакытта пенсияне кабат исәпләү турында гариза язарга кирәк.
Бер структура да техник хаталардан гарантияләнмәгән, шуңа күрә үзеңнең пенсия счетыңнан өземтәне даими рәвештә алып торырга кирәк, ди юрист.
«Озак вакыт эшләгән, шул исәптән пенсиягә чыгу хокукы алганнан соң да, һәм шул сәбәпле стажы зур, нәтиҗәдә хезмәт хакы уртачадан зуррак булган кешеләр зур пенсиягә өмет итә ала», – ди ул.
Фото: bashgazet.ru