Тамак авыртканда аның шешен бетерергә кирәк. Моның өчен тамагыгызны тозлы су белән чайкагыз.
Тоз белән чайкауның файдасы нәрсәдә?
Тамак һәм миндалиннарны патоген микроорганизмнардан, эрен һәм үлгән күзәнәкләрдән һәм лайладан чистартарткач, ялкынсыну бетә.
Кагыйдә буларак, өлкәннәргә бер стакан (200 мл) кайнаган суга 1 чәй кашыгы тоз кулланырга киңәш ителә. Бу катнашмага бер тамчы йод тамызырга яки 0,5 калак чәй содасы салып бутарга да була.
Шушы эремә белән көненә берничә тапкыр чайкатсаң, тамак авыртуыннан тиз котылып була. Табиб белән киңәшләшеп эшләсәгез, тагын да яхшырак.
Чыганак: "Сәламәтлек" ТГ каналы,
Автор фотосы.