Магнит давыллары вакытында кешенең үзен начар хис итүе кан тамырлары һәм кан үзенчәлекләре торышына бәйле. Шулай дип аңлата Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш кардиологы Мария Глезер.
Магнит давыллары вакытында, гадәттән тыш кысылып яисә киңәеп үзгәргән кан тамырлары аркасында, йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләр үзләрен начар хис итүгә зарланалар. Канның куелыгы да шулай үзгәрә ала икән.
Табиб һава торышына сизгер булган кешеләргә сак булырга һәм физик йөкне киметергә киңәш итә. Мондый көннәрдә табиб билгеләгән даруларна кабул итү аеруча мөһим.
Шулай да белгеч магнит давыллары йогынтысына артык әһәмият бирмәскә киңәш итә. "Кешеләр мондый көннәрне эчке киеренкелек белән көтә, шуннан соң алар үзләрен программалаштыралар. Шуңа күрә тиешле вакыт йокларга, сыекча эчәргә, файдалы ризык ашарга кирәк", ди кардиолог.
Фото: rusvesna.su