+21 °С
Болытлы


Баклажаннан әче тәм килмәсен өчен, тураганнан соң тоз сибеп яки тозлы суга салып, 15-20 минут тотарга кирәк. Аннан агымсуда чайкарга һәм теләгән ризыкны әзерләргә була.
Баклажан майны губка кебек сеңдерә, күпме салсаң да җитми. Шуңа аны көйдерми торган табада азрак майда кыздырырга тырышыгыз. Иң элек кайнар суда пешекләп алырга була. Боткага әйләнмәсен өчен, кабыгын чистартмагыз.
Чыганак: "Файдалы киңәшләр" төркеме.