Файдалы киңәшләр
22 февраль 2025, 05:36

Силикон савыт зыянлы түгелме?

Силикон савытлар духовкада, микродулкынлы мичтә ризык әзерләү өчен яхшы. 

Силикон савыт зыянлы түгелме?Силикон савыт зыянлы түгелме?
Силикон савыт зыянлы түгелме?

Мондый савытны суыткыч, хәтта туңдыргычка да куя аласыз. Силикон сәламәтлеккә зыянлы түгел, зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый. Мондый савытта пироглар тизрәк пешә.

 

Яңа силикон савытны җылы суда юарга, киптерергә һәм эчен үсемлек мае белән майларга кирәк. Аннан соң майсыз да пешерә аласыз.

 

Силикон савытны тимер щетка белән ышкырга ярамый. Аңа гельсыман чистарткычлар яхшы. Бик пычранган силикон савытны лимон кислотасы тиз чистарта. Зур савытка 4 л кайнар су салырга, 1 кечкенә кап лимон кислотасы өстәргә. Савытларны шушы эремәдә 15-20 минут тотарга. Шулай ук чәй содасы эремәсенә салып торырга да мамкин.

Чыганак: «Файдалы киңәшләр» төркеме.

Силикон савыт зыянлы түгелме?
Силикон савыт зыянлы түгелме?
Автор:
Читайте нас