Файдалы киңәшләр
15 февраль 2025, 09:05

Эремчекле печенье

Ял көннәрендә сыйланып алыйк әле.

Эремчекле печеньеЭремчекле печенье
Эремчекле печенье

Эремчек( творог)-300гр 

Сыер мае-150гр 

Разрыхитель-1ч.к. 

Шикәр комы (сахар)-4 аш.к. 

Он-300гр. 

Эш барышы: 

Өй температурасындагы йомшак сыер маен эремчек белән изәргә, чәнечке ярдәмендә генә. Шуңа калган ингридиентларны-он, разрыхитель, шикәр комы салып камыр басабыз. Камырны 30-40 минутка холодильникка куеп торыгыз. Әзер камырны алып, бик юка итмичә генә җәеп, стакан ярдәмендә түгәрәкләргә кисәбез. Килеп чыккан түгәрәкләрне ике яклап шикәр комында әвәлибез дә, башта ярым түгәрәк итеп, аннары өчпочмаклар килеп чыгарлык итеп, тагын бергә бөклибез. 180градуста алдан җылытылган духовкада 25-30 минут тирәсе, алтынсу төскә кергәнче пешерергә.

 

Чыганак: Гөлназ Шәйхи алып барган "Дуслар почмагы" төркеме.

Эремчекле печенье
Эремчекле печенье
Автор:
Читайте нас