Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 гыйнвар , 15:34

“Әл-ләл-ләәәә, кулым оеган!”

Шул хәлгә калганыгыз бармы. Кул-аякларның ою сәбәбен кем белә?    

“Әл-ләл-ләәәә, кулым оеган!”
“Әл-ләл-ләәәә, кулым оеган!”

Шул хәлгә калганыгыз бармы. Кул-аякларның ою сәбәбен кем белә?

 

 

Аяк-куллары ою сәбәбе төрле хәлләргә бәйле булуы ихтимал. Бу турыда "Вокруг света" сайтында язып чыкканнар. Без исә сезгә шул хакта мәгълүмат җиткермәкчебез.

Әлеге очрак парестезия дип атала, ул нерв кәүсәсенә озак басым булганда, кан әйләнеше бозылганда, салкында туңганда була.

Шулай ук ул шикәр диабеты, эчкечелек, үзәк нерв системасы авырулары булганда, нервлар патологиясенә бәйле рәвештә дә килеп чыгарга мөмкин.

Аяк-куллар ою кайсыбер агуларга дучар ителү нәтиҗәсе дә, мисал өчен кониин.

Кониин– нерв-паралитик яктан тәэсир итүче көчле агу. Төп алкалоид һәм таплы болиголовның (елан көпшәсе) агулы башлангычы (Conium maculatum). Кониин ашкайнату трактыннан канга тиз сеңә. Суырганнан соң ул сизгер һәм хәрәкәт нервларының очларын параличлый, шулай ук үзәк нерв системасын зарарлый, башта аны тынгызлыкка дучар итеп кузгата, аннары параличлый.

 

Ою еш кабатланса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Фото: uleoparda.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: