Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 гыйнвар , 13:44

Бүләк баш бәласенә әверелмәсен өчен

Хокукларыгызны беләсезме?

Бүләк баш бәласенә әверелмәсен өчен
Бүләк баш бәласенә әверелмәсен өчен

Хокукларыгызны беләсезме?

 

Ниндидер дата уңаеннан “Бүләк картасы”  яки сертификат биргәнегез бармы? Яки алгач, аны кире кайтарырга теләп, кире барганыгыз бармы? Картаны кире тапшырырга теләгәндә аны шунда ук алып калдылармы?  Юктыр. Чөнки бүген һәр сәүдә ноктасы бер генә товар булса да сатып җибәрү өчен әллә нинди хәйләләргә барырга әзер.

Башкортстан буенча  Роспотребнадзор  бүлекчәсе андый карталарны һәм сертификатларны кибеткә кайтару буенча 3 төп киңәш бирде.

"Бүләк карталарында гадәттә: алмаштыру һәм кире кайтару мөмкин түгел, дип язалар. Гамәлдә булу вакыты, мәсәлән, 1 ел. Әмма бу закон бозу. Бүләк сертификаты – ул товар өчен алдан түләү турындагы документ. Ягъни формаль яктан сез товар яки хезмәт өчен ниндидер аванс керттегез. Әгәр сез аннары сертификаттан файдалана алмасагыз, бу авансны кире кайтарырга хокуклысыз», — дип киңәш иттеләр ведомствода.

«Безне картаны шундук сарыф итәргә мәҗбүр итсәләр яки кире кайтарудан баш тартсалар, бу шулай ук закон бозу», — дип төбәк Роспотребнадзорында икенче киңәш бирделәр.

 Әгәр картаның вакыты чыккан икән, аннан соң да акчаны кайтарырга мөмкин». Акчаны сертификат сатып алганнан соң өч ел дәвамында кайтарырга мөмкин — бу мондый эшләр буенча дәгъва вакыты", — дип аңлаттылар күзәтчелек ведомствосында.

 2024 елда республика судлары тарафыннан Роспотребнадзор идарәсе белгечләре әзерләгән җиде дәгъва каралган һәм кулланучылар файдасына 74385 сум акчаны кире кайтару турында карар чыгарылган.

 

Фото: орджоникидзевский.екатеринбург.рф

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: