Файдалы киңәшләр
19 гыйнвар 2025, 17:02

Тарталеткада тавык һәм ананастан кабымлык

Кич белән сыйланыйк әле!

Тарталеткада тавык һәм ананастан кабымлыкТарталеткада тавык һәм ананастан кабымлык
Тарталеткада тавык һәм ананастан кабымлык

Кирәк:

200 г тавык филесы;

200 г консервланган ананас;

70 г каты сыр;

1-2 тырнак сарымсак;

30 г әстерхан чикләвеге;

2 данә пешкән йомырка;

тәменчә майонез;

10 данә тарталетка.

Әзерләү:

Пешерелгән тавык филесын зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Шакмаклап туралган ананас салабыз. Эре угычтан уылган сыр, пычак ярдәмендә вакланган чикләвек, туралган йомырка өстибез. Салатка тәменчә тоз, борыч һәм майонез салып, яхшылап болгатабыз. Әлеге массаны тарталеткаларга тутырасы. Тарталетканың өстенә вакланган чикләвек өстәргә һәм яшеллек белән бизәргә мөмкин.

Тарталеткада тавык һәм ананастан кабымлык
Тарталеткада тавык һәм ананастан кабымлык
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас