Исемнәре шулай аталса да, бытбылдык йомыркасыннан эшләнгән майонезның 99 %ын тавык йомыркасы тәшкил итә. Әгәр бытбылдык йомыркасыннан гына әзерләнсә, ул 2,5-3 тапкыр кыйммәтрәк булыр иде.
Зәйтүн маеннан ясалган майонезга да, нигездә, үсемлек мае кушалар, зәйтүн мае аз микъдарда гына өстәлергә мөмкин. Монда бәянең катнашы юк, зәйтүн мае суынганда куера, ул продуктның сыйфатын үзгәртәчәк. Шуңа майонез сайлаганда боларга игътибар итүнең мәгънәсе бик юк.
Төп киңәш: майонезның саклану срогы алты айдан арта икән, мондыен алмаска тырышыгыз — анда консервантлар күп.
Чыганак: "Файдалы киңәшләр" төркеме.