-18 °С
Болытлы
Кышкы суык тәрәзәләргә бизәкләр салмасын өчен алдан чарасын күрергә кирәк.
Глицерин тәрәзә пыяласын парланудан саклый. Түбәндәгечә эшләп карагыз әле, нәтиҗәсен үзегез күрерсез.
Моның өчен 3 чәй кашыгы суга 4 чәй кашыгы глицерин һәм берничә тамчы нашатырь спирты тамызырга кирәк. Кәгазь салфетканы әлеге сыекчага манып, тәрәзә пыяласын сөртергә. Моны язын да кабатларга мөмкин. Болай эшләү пыялада күзгә күренмәс элпә калдыра, аңа тузан кунмый.
Фото: culture.ru