Бәйрәмнәр үтте, ләкин алда яллар көтә безне, дуслар!
Тәмле ашарга өйрәнеп беттек, әйдәгез, сыйлануларны дәвам итик әле. Бүген без сезгә яшел тәмләткечле һәм караҗимешле ит шарчыклары рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәгә: 100 грамм озынча дөге, яшел тәмләткечләр, сарык яки сыер итеннән 500 грамм фарш, 4-5 суган, 300 грамм караҗимеш, тоз,борыч.
Караҗимешне бүрттерергә. Суганны ярымтүгәрәкләп турарга һәм майда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Ит фаршыннан шарлар әвәләргә һәм суганлы табага салып, җиңелчә кыздырырга. Аннан 3-4 стакан су салып, уртача утта пешерергә. Ит пешәр алдыннан юылган дөге, яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка һ.б.), караҗимешне (бүрттергән суы белән бергә), тоз, борыч салып болгатырга һәм 20 минут пешерергә кирәк.
Телне йотарлык тәмле һәм купшы һәм бәйрәм ризыгы бу!
Фото: povarenok.ru