Кышын чаңгыда, конькида шуу сәламәтлек өчен бик файдалы.
Тимераякта шуу координация, җитезлек һәм тигезлекне саклау сәләтен өйрәтә. Әмма, чаңгыдан аермалы буларак, бу спорт төре җәрәхәтләр алу куркынычы белән бәйле. Шуңа боз өстеннән йөргәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Тәү чиратта, ачык сулыкларда тимераякта шуарга ярамый, бозның ныклыгын сезгә беркем дә гарантияләми һәм боз астына төшү куркынычы бар. Иң яхшысы – махсус шугалакларны сайларга.
Дөрес егылырга өйрән. Егылганда бер йомгак булып җыелырга тырыш, терсәккә егыла күрмә. Шуганда аркага егылмас өчен алга таба иелебрәк шусаң, яхшы.
Шугалакта сәгать теле уңаена каршы шуалар. Тимеракта яхшы шуучылар үзәктә, ә әле яңа башлаучылар кыйрыдарак шуа.
Тизлеккә килгәндә, һәр кеше үз мөмкинлекләреннә чыгып зур яки азрак тизлектә хәрәкәт итә ала, начар шуучылар яхшы шуучыларга юл бирә.
Иң мөһиме – кагыйдәләрне сакла. Артык кызыксыну аяныч хәлләргә китерерлек булмасын.