Тоз белән дәваланганыгыз бармы, дуслар?
Безнең әби-бабайлар тоздан күп файда күргән бит. Ул бигрәк кыйммәтле дә булган.
Ә тоз үзенә агулы матдәләрне сеңдерүе, ялкынсыну процессларын басу көченә ия, инфекцияле яраларны, үлекле урыннарны дәваларга булыша; ангина, буын, сулыш алу органнары авыруларыннан, ютәл,гипертония, салкын тиюдән, баш авыртудан да ярдм итә. Аны авырткан урынга повязка ясап салалар. Моның өчен 2 аш кашыгы эре гади тоз алына. 200 мл су (балага 250мл); киң стериль бинт (сигез катлап, яки зур булмаган сөлге) алыгыз. Тозны кайнар суга салып эретәбез дә бинт яки сөлгене шуңа манып, сыгып алабыз. Бинт җиңелчә дымлы булырга тиеш. Аны авырткан урынга куеп, өстеннән бинт белән бәйләп куябыз. Иң мөһиме: повязка да, кием дә “сулый” торган булырга тиеш. Тән таза булсын, кремнер, лосьоннар сөртелгән булмасын, полиэтилен да файдаланмагыз!
Фото: evakuatop.ru