Файдалы киңәшләр
6 гыйнвар 2025, 06:27

Инде нишләрбез?

Ялларда режим буталды...

Инде нишләрбез?Инде нишләрбез?
Инде нишләрбез?

 

Ялларда режим буталды...

 

Ялларда режим буталып, вакытында йокларга ятмый, иртән киерелеп, аунап яту үз нәтиҗәсен бирәчәк – эш көннәре җиткәч ничек торырбыз икән? Моның өчен дөрес йоклау, дөрес уяну турында искә төшерми булмас.

Кичтән ничек булса да йоклап киттегез ди инде. Ә менә иртән?.. Уянганнан соң беренче минут ятып тору мөһим. Уяну белән сикереп тору зыянлы. Тәнгә йокы режимыннан эшкә күчү өчен вакыт кирәк. Әгәр шунда ук урыннан н торсаң, кан басымы сикерергә, буыннар һәм арка авыртуы башланырга мөмкин.

Шуңа күрә будильникны 5-10 минутка иртәрәк куегыз. Уянгач бераз ятып торыгыз. Буыннарны тартыгыз. Колак, баш, кул бармакларын массажлагыз. Кискен хәрәкәтләрсез торыгыз. Учны-учка, табанны-табанга ышкып алыгыз. Буыннарны җылытып, гимнастика ясап алыгыз. Файдалы! Сыналган!

 

Фото: in.pinterest.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас