+21 °С
Болытлы
Зур булмаган чокыр, пластик стаканга су салалар. Суны яхшылап туңдыралар. Барлыкка килгән боз өстенә тимер акча куялар.
Озакка өйдән чыгып китәр алдыннан тимер акчалы стаканны туңдыргыч камерасына куялар. Әйләнеп кайткач, стаканны тикшерергә кирәк. Әгәр тимер акча боз өстендә торса, димәк, ут сүнмәгән, продуктлар эремәгән.
Акча боз эченә төшеп каткан булса, димәк, электр тогы бетеп алган, туңдыргычта боз эрегән булган.