-18 °С
Болытлы
1 кап дамские палочки ( "Савоярди") ( кондитер кибетләрендә, озон, вайлбериста бар) печеньесын һәрберсен кофелы суга ( 200 мл.га 1-2 чәй кашыгы кофе) манып бер рәт тезәбез. Өстенә мул итеп крем сылыйбыз, тагын шулай печенье тезәбез, тагын крем сылыйбыз. Өстенә какао сибәбез.
Крем өчен: 33-35% лы сөт өстенә шикәр пудрасы, творожный сыр кушып, миксер белән күпертәбез. Крем куе, кашыкны батыргач, аумаслык булырга тиеш. 4-5 сәгать салкын урында тотабыз.
Рецепт авторы: Эльвира Мозаффарова.