Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 гыйнвар , 16:54

Мультиварка сайлыйбыз

Кайбер хуҗабикәләр мультиварка алганчы сыйфатлы кәстрүл, таба, казан булу җитә, дигән фикердә. Мультиварканың исә үз зарурлыгы.

Мультиварка сайлыйбыз
Мультиварка сайлыйбыз

Беренчедән, ул сезнең контрольдән тыш ризык әзерләү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, рагу пешерергә куясың һәм үз эшләреңне карыйсың, ул көйми, ташымый, тиешле вакыт җиткәч, үзе сүнәчәк һәм кайнар килеш торачак. Икенчедән, аны теләгән вакытка про-граммалаштырырга була. Кичтән режимын куеп калдырасыз, йокыдан торуга кайнар ботка көтә. Өченчедән, ул майсыз, ризыкны үз согында әзерләү мөмкинлеге бирә.

 

3-4 кешелек гаиләгә 4-5 л лы казан кирәк. Мультиварканың көчәнеше казанның зурлыгы һәм җитештерүчесенә карап, 450-1500 Вт булырга мөмкин. 2-3 л лы казанга 700-800 Вт җитә, уртача зурлыктагысына — 800-1000 Вт, 6 л дан зуррагына 1000-1500 Вт кирәк. Көчәнеше югарырак булган саен ул тизрәк пешерә.

 

Гадәти мультиваркада 6 дан 18 гә кадәр программа була, арада 100 ләгән режимлылары да очрый. Программалары күбрәк булган саен бәясе дә күтәрелә, әмма аларның күбесенең бер тапкыр да кирәге чыкмаска мөмкин. Иң кирәкле 6 программа: ботка, пешерү, томалап пешерү, парда пешерү, кыздыру, мультиповар.

 

Йогырт ясарга, ипи, камыр ризыклары пешерергә, кайнатма кайнатырга телисез икән, күбрәк программа-лысын сайлыйсыз. Хәзер смартфон аша идарә ителә, “сөйләшә торган” модельләр дә чыгарыла.

 

Мультиварканың казаны күпчелек очракта алюминийдан ясала, ул көйдерми торган өслек (тефлон, керамика) белән каплана. Тефлон җиңелрәк юыла, әмма бик сак кулланганда да 3-4 елда туза. Комплекттагы кашык тефлон өслеккә ярамый. Керамик өслек чыдамрак, аны бәрмәскә, төшереп җибәрмәскә генә кирәк. Ул кыйммәтрәк. Хәзер тутыкмас корычтан, мрамор өслекле мультиваркалар да чыгарыла, алар бик чыдам, тик кыйбатрак.

Дөньякүләм танылган мультиварка чыгара торган иң яхшы фирмалар: “Tefal”, “REDMOND”, “Cuckoo".

 

 

Чыганак: "Файдалы киңәшләр" төркеме.

Мультиварка сайлыйбыз
Мультиварка сайлыйбыз
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: