Эремчекнең файдалы яклары бихисап икән.
*Иммунитетны ныгыта.Гади эремчектә сөт кислотасы бактерияләре бар, алар патоген микрофлораны үрчетергә ирек бирми.
*Стресс белән көрәшә. Эремчектә триптофан бар, аның ярдәмендә серотонин — шатлык гормоны синтезлана.
*Нерв системасын, хәтерне, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Калий составында «начар» холестерин белән көрәшә, аның дәрәҗәсен нормага китерергә ярдәм итә.
*Сөякләрне һәм тешләрне ныгыта. Рационда кальций күп булганда, тешләр кариеска азрак бирешә, сөяк сыну һәм артрит куркынычы түбәнәя.
*Ябыктыра. Майның зур булмаган проценты һәм аксымның югары булуы-ябыгу өчен идеаль вариант.
*Тән тиресен яхшырта. Тән тиресе матурлыгы өчен рационда А витамины булырга тиеш, эремчектә ул җитәрлек.
Әлеге ризык никадәр файдалы икән, шуңа күрә эремчекне белеп кулланыгыз.