Яңа ел бәйрәмнәре чорында агулану очраклары ешая һәм күбесе искергән салатлар ашап агулана икән. Шуңа күрә Роспотребнадзор халыкны салатлар мәсьәләсендә сак булырга өнди.
Идарә вәкилләре хәбәр итүенчә, салатларны бары тик суыткычта, 2-6 градуста гына саклау дөрес. Алай гына да түгел, алдан ук бутап куела торган салатларны азрак ясарга кирәк. Ашар алдыннан гына болгату агулану очракларын бермәбер киметә икән.
Яшелчә, җиләк-җимештән эшләнгән салатларны 18 сәгатьтән дә озаграк сакларга ярамый. Сыер, тавык, ысланган иттән эшләнгәнне – 18 сәгать. Йомырка һәм консервланган яшелчәләрдән эшләнгән салат 6 сәгатьтән озаграк торса, искерә башлый, җәлләп тормыйча түгәргә кирәк. Маринадланган һәм тозлы яшелчәләрдән эшләнгәне 36 сәгать бозылмыйча тора ала.
Автор фотосы.