+20 °С
Болытлы
Фаршка җебетелгән ипи урынына сохарый вагы өстәп, азрак сөт яки кайнаган су белән сыеклау яхшырак. Болай кәтлит таралмый.
Кәтлит фаршына угычтан уылган бәрәңге, кишер, кәбестә, ташкабак, кабак кушарга да була. Яшелчәләр ит фаршының яртысыннан артмаска тиеш. Таралмасын өчен 1 йомырка сытарга кирәк.
Суганны үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырып кушканда кәтлит сусылрак була.
Чыганак: "Файдалы киңәшләр" төркеме.