Файдалы киңәшләр
28 декабрь 2024, 04:27

Чикләвек «уянсын»

Белгечләр чикләвекне суда тотып ашарга киңәш итә, болай ул файдалырак икән.

Чикләвек «уянсын»Чикләвек «уянсын»
Чикләвек «уянсын»

 Сатып алынган чикләвек “йокы” стадиясендә. Аны организм начаррак үзләштерә. Чикләвекне (орлык) вакытыннан алда уянудан махсус ферментлар саклый. Җебетмичә ашаганда алар организмга тискәре йогынты ясый ала, мондый чикләвек әчерәк. Шуңа аны суда тотарга кирәк. Аеруча ашказаны асты бизе белән проблемалар булган кешеләргә бу киңәшне тыңлау урынлы.

Савытка бер уч кыздырылмаган чикләвек яки орлыкны юып салырга. Өстене күмелгәнче су агызырга һәм төн буе тотарга. 4 сәгатьтән суын алыштырырга. Иртән суын саркытып, тагын бер кат чайкарга. Сөлгегә таратып киптерергә.

Болай эшләгәч, чикләвек уяна, аның бүртүен көтәргә кирәкми. Чөнки үргәндә туклыклы матдәләрен сарыф итә, аның файдасы кими башлаячак. Чикләвекне бер тапкыр ашарлык кына җебетегез.

 

Чыганак: "Файдалы киңәшләр" төркеме.

Чикләвек «уянсын»
Чикләвек «уянсын»
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас