Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 декабрь , 12:22

Файдасы күп - белегез!

Ул кеше рационында әһәмиятле роль уйный.

Файдасы күп - белегез!
Файдасы күп - белегез!

Бу турыда күп тапкыр сөйләнсә һәм язылса да, сырның файдалы сыйфатларын тагын бер кат искә тешереп алыйк әле.
Сыр кеше рационында әһәмиятле роль уйный. Табиблар аны көн саен ашарга киңәш итә. Әлбәттә, чама хисен югалтмыйча гына.
Сырның файдалы яклары: ул 25 процент аксымнан тора. 100 граммда 25 граммга якын аксым бар. Аксым исә - мускул тукымасын төзүче материал. Ул шулай ук иммун системасын ныгыта һәм күзәнәкләр терелүендә катнаша.
Сыр - тешләрне һәм сөякне ныгыта. Белгечләр раславынча, 100 грамм сыр көндезге кальций нормасын тәэмин итә ала. Аеруча каты һәм ярымкаты сортлар кальцийга бай. Мәсәлән, пармезан, чеддер, гауда... Моннан тыш, сырда кальцийны үзләштерергә ярдәм итүче Д витамины бар.
Сыр - энергия чыганагы да. Ул В12 витаминына бай. В12 күзәнәкләргә кислород ташуга җаваплы эритроцитлар барлыкка килүе өчен кирәк. Әлеге витамин җитешмәү организмга кислород җитешмәүгә, хәлсезлек һәм сулыш алу проблемалары кебек гомум хәл торышы начараюына китерә. 100грамм сырда - 300-400 ккал, ул исә организмны кирәкле энергия белән тәэмин итә.
Бу ризык йөрәк-кан тамырлары системасы өчен гаять файдалы. Сырда организм өчен бик файдалы булмаган майлар бар, ләкин чама хисен югалтмыйча, ягъни көненә нибары 25 грамм ашаганда, ул йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә ала.
Матдәләр алмашын яхшырта. Сырда файдалы бактерияләр күп, ә алар эчәк микрофлорасы эшчәнлеген яхшырта, туклану матдәләрен үзләштердә ярдәм итә, шулай ук организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша.
Зарарлы яклары: кайбер сырлар тозлы булулары белән аерылып тора, ә артык тозның кан басымын күтәрүен, йөрәк-кан тамырлары системасына зыян салуын онытмыйк. Сыр шулай ук майга бай дидек. Шул сәбәпле сыр диетик продуктлар рәтенә керми, шуңа да ябыгырга теләүчеләргә аны чикле ашарга тырышырга кирәк. Хәер, тагын бер кат ассызыклыйк: чама белән, көненә 25 граммнан артык түгел, ашаганда, симерергә дә, йөрәк-кан системасына зыян салырга да мөмкин түгел, дип раслый белгечләр.

Фото: mosreg.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: