Күпләрнең гомерендә бер тапкыр булса да тән тиресе авырулары белән очрашканы бардыр.
Тән тиресенә чыккан бетчәләр 25 яшькә кадәрге кешеләрдә ешрак очрый. Ә өлкәнәя бара сирәгрәк күзәтелә.Күп табиб-косметолог бу мәсьәләгә җиңел карый һәм дәвалауда маска, пилинг билгеләү, тирене чистарту белән чикләнә. Болай дәвалау, гадәттә, нәтиҗә бирми, файдасы булса да, ул озакка сузылмый.
Бетчә (сыткы) чыкса, кул тыңламый, аңа тиябез, җәрәхәтлибез. Тик ярамый, ни өчен:
*Кан тамырлары һәм капиллярлар җәрәхәтләнә, нәтиҗәдә кызыл яки зәңгәрсу таплар барлыкка килә, алар елның салкын вакытында аеруча сизелә.
*Тире җәрәхәтләнә, җөйләр барлыкка килә. Басым вакытында кан тамырлары җәрәхәтләнә - эренле матдәләр тышка гына түгел, канга да эләгә һәм кан тамырлары буйлап биткә тарала. Күбрәк чыгарга мөмкин.
*Пигментлы таплар кала, тирән яра ясаганда эзләр бетмәскә мөмкин.
Ничек дәваларга: косметолог киңәшләрен тыңларга, махсус мазь-кремнар кулланырга, кер яки дегет сабыны бн юынырга.