+21 °С
Болытлы
Үзе тәмле, әзерләве җиңел.
Балыкны юып, суын саркытабыз. Эчен алмыйча, башын кисмичә дә тозларга мөмкин.
Маринад ясау: 1 литр суга 3 аш кашыгы эре тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 3әр данә кара барыч һәм дәфнә (лавр) яфрагы, 5 данә канәфер (гвоздика). Маринадны кайнатып чыгарып, суытабыз. Салкын маринадны балыкка салып, 2-3 көн тотсак, әзер дә була.
Фото: evakuatop.ru