Файдалы киңәшләр
17 декабрь 2024, 10:01

Тавыклар “отпускка” чыкканда...

Йомырка туңдырабыз!

Тавыклар “отпускка” чыкканда...Тавыклар “отпускка” чыкканда...
Тавыклар “отпускка” чыкканда...

 

Йомырка туңдырабыз!

 

Авыл җирендә абзар тутырып тавык асрасаң да, бер мәл җитеп, тавыклар йомырканы санап кына сала башлый. Кыш җиткәч, алар да акрынлап ялга китеп ала. Исән генә булсыннар инде, җылы вакытта көненә әллә икешәрне салалар...

 Менә шул кысык вакыт җиткәндә йомыркаларын бераз туплап, туглап, туңдырып саклап куярга була хәзер. Туңдыргыч камералар бар, уңайлы савыт-саба җитәрлек.

 Ә элек бичара йомыркалар шул килеш чоланда туңып торалар иде. Салкыннан ярылган кабыкларын сак кына арчып, аларны тырышып-тырышып туглап, бер төрле массага җиткергәнче “кәҗә мае” чыга иде. Аның каравы, әнкәйләрнең уңдырып, туңмай, “комбижир” кушып  пешергән чәк-чәкләре, төшләре иреннәрдә эри иде...

 

Фото: ВКонтакте.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас