

Кибетләрдә сатыла торган пакетлы, шешәле сөттә файдалы матдәләр каламы? Аның пастеризацияләнгәне яхшыракмы, әллә стерилизацияләнгәнеме?
Билгеле, иң файдалысы — яңа савылган авыл сөте. Мондый мөмкинлегегез юк икән, пастеризацияләнгәнен алыгыз, ул файдалырак. Бу очракта сөт 76-78 °Ска кадәр җылытыла һәм кинәт суытыла.
Стерилизацияләү өчен сөтне 20-30 минут 120-150 °Ска кадәр җылыталар, ягъни кайнаталар. Анда зарарлы бактерияләр генә түгел, файдалы-лары да калмый. Стерилизациялән-гән сөт бер елга кадәр саклана, пас-теризацияләнгәнен 2 атнадан артык тотып булмый. Сөтнең ничек эшкәртелүен саклану вакытына карап та белә аласыз.
Авыл сөтен өйдә дә пастеризацияләп була. Моның өчен сөтне 72-75 °Ска кадәр җылыталар, 30 секунд шулай тоталар һәм салкын сулы тазга утыртып, 22-38 °Ска кадәр суыталар. Күп мультиваркада “пастеризация” режимы бар. Ул эшне җиңеләйтә — сезгә казанына сөтне салып, тиешле режимны сайлыйсы гына кала.
Чыганак: "Файдалы киңәшләр" төркеме.