Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 декабрь 2024, 16:08

Бер аякта басып торып, организмның никадәр картайганын тикшереп була

Ә сез күпме вакыт тора аласыз?

Бер аякта басып торып, организмның никадәр картайганын тикшереп була
Бер аякта басып торып, организмның никадәр картайганын тикшереп була

Бу тестны Бөекбританиянең Милли сәламәтлек саклау хезмәте белгечләре тәкъдим иткән. Моның өчен таянмыйча, сөялмичә бер аякта туры басып торырга кирәк. Кулларны ботка куярга, күзләрне йоммаска да мөмкин.

«Аягыгыз җирдән аерылгач ук саный башларга, һәм аякны кире төшергәч туктарга", - дигәннәр белгечләр.

Алар әйтүенчә, 18-39 яшьлекләр өчен 1 минут басып тора алу норма булып санала. Яшь барган саен бу күрсәткеч кими. 40 яшьтән алып 49 яшькә кадәрге кешеләр өчен ул 40 секунд тәшкил итә, 50 яшьтән алып 59 яшькәчә — 37 секунд, 60-69 яшькәчә — 30 секунд, 70 яшьтән алып 79 яшькәчә — 18-19 секунд, ә 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен — 5-7 секунд тору яхшы күрсәткеч булып санала. 

Ә сез күпме тора аласыз?

Чыганак: Лента. ру

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: